Әтнә мәчетендә – шагыйрә!

Әтнә мәчетендәге рухи сәламәтләндерү үзәгенә йөрүче балалар бүген шагыйрә апалары Гөлүсә Батталова белән очраштылар. Наил хәзрәт шагыйрә белән азрак таныштырып узгач, Гөлүсә Рәшит кызы балаларга үзенең шигырьләрен укыды. Бик теләп аларның сорауларына җавап бирде. 

- Бик ошатып кайттым, болай ук булыр дип уйламаган идем. Алар бик кызыксынучан, бик күп беләләр... - ди Гөлүсә апалары. Менә шундый яшь буын үсә бездә. Аллага шөкер.

http://www.atnya-rt.ru/tt/the-news-tat/item/7557-әtnә-mәchetendә-shagyiyrә.html