Бүген - кояш баеганнан соң - Рәгаиб кичәсе

Бүген, кояш бату белән, рәҗәп аеның беренче җомгасына каршы кич – Рәгаиб кичәсе.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм хәзрәтләре рәҗәп аеның беренче җомгасына каршы кичтә уяу булырга киңәш иткән. Фәрештәләр аны Рәгаиб кичәсе дип атаган. Күп гасырлар дәвамында мөселманнар бу кичәгә зур әһәмият бирә. Догалар кабул була торган көн ул. Сөекле Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм әйткән: “Биш кичәдә Аллаһы Тәгалә үз колларының үтенечләрен кабул кылыр: Рәгаиб, Бәраәт, җомга кичәләре, Ураза һәм Корбан гаетенә каршы кичәләр” (Дәйләми).

Бу кичәләрдә мөселманнар Раббылары һәм тормышлары турында уйлана, фикер йөртә, Коръәнне күп укый, догалар кыла. Аллаһы Тәгалә безгә бу кичәләрдә гөнаһлардан пакьләнергә, үзебезнең изге ниятләребезгә, максатларыбызга ирешергә зур мөмкинлекләр бирә. Без бу кичәләргә игътибарлырак булырга, аларны шатланып, сөенеп каршы алырга тиеш.

Нинди көн соң ул Рәгаиб кичәсе?

Бу – сөекле Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең әтисе Габдулла белән әнисе Ваһаб кызы Әминәнең никахлашкан көннәре.