Чембулатта дини бәйрәм узды

9 нчы апрель көнне Чембулат авылында Дини бәйге узды, дип хәбәр итә клуб сайты.

Бәйгене оештыруда Мамыш авылы имамы Рубис хәзрәт башлап йөри. Шулай ук Чишмәле Саптан Фирдәвес хәзрәт һәм Иске Җогып авылыннан Ирек хәзрәт матди яктан ярдәм итәләр. Күңгәр авылыннан Рубис хәзрәт бәйрәмгә махсус кунак буларак килә, эчтәлекле, матур чыгышы белән бәйрәмгә нур өсти. Бәйрәмне оештыруда Корбанова Гөлнара, Нәҗмиева Надия, Мифтахова Рәфинә ихлас булышалар, шулай ук мәктәп укучылары чыгышы бик күңелле була.