Сабыйлар "Галәмгә сәяхәт" ясадылар

Әтнә районының Комыргуҗа мәктәбендә урнашкан Шиһабетдин Мәрҗани музеенда Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көненә багышланган "Галәмгә сәяхәт" дип аталган чара үткәрелде, дип хәбәр итәләр Әтнә туган як музее сайтында.

Чарада башлангыч сыйныф укучылары һәм балалар бакчасына йөрүче сабыйлар катнаша. "Космонавт булу җиңелме?" дигән сорауга җавап яңгырады монда. Ә бу исә укучыларның белемнәрен сынап карау булды.