"Хәтерләүдән курыкма син, үткәнеңне онытма син!" темасына үткәрелгән тәрбия чарасы эшкәртмәсе

Татарстан   Республикасы Әтнә муниципаль   районы Ш. Мәрҗани исемендәге Комыргуҗа урта гомумбелем бирү мәктәбе

Тарих укытучысы   Р.И. Сәфәровның 6 нчы

сыйныфта "Хәтерләүдән курыкма син, үткәнеңне

онытма син!" темасына үткәрелгән тәрбия чарасы

эшкәртмәсе

Максат: Укучыларны Г.Тукайның туган төбәге Әтнә районы авыллары белән бәйләнешен күрсәтү, бу якларда Тукай турындагы моңа кадәр аз билгелебулган истәлекләр белән таныштыру;

балаларда үз нәселеңнең тарихы белән кызыксыну уяту, ата-бабаларга,

гореф- гадәтләргә ихтирам тәрбияләү, аларны шәҗәрә төзергә өйрәтү;

укучыларга милли, эстетик тәрбия бирү.

Җиһазлар: 1. Компьютерда төзелгән слайдлар.

2.  Г.Тукай портреты.

3.  Г.Тукайның шәҗәрәсе.

4.  Әтнә районы картасы.

5.Укучыларның шәҗәрәләрен төзү өчен шаблоннар.

6. Тукайның нәселен дәвам иттерүче Олы Әтнә авылында яшәү­че Нуриев Җ..Һ. турында видеосюжет.

7.  Г.Тукайның 'Туган тел'' җырының аудиоязмасы.

 8. Кроссворд. "Әдәбият-сәнгать" елы.

Материал:

 1.Т. Биктимитрова "Минем шәҗәрәм" китабы.

2. "Ялкын" журналы. Апрель 2006.

3.  Мәктәп укучыларының Тукай эзләре буенча сәяхәте нәти­җәсендә тупланган язмалар

Тәрбия чарасы барышы: Презентация (фон) - милли музыка. Хәтерләүдән курыкма син! Үткәннңне онытма син! (1 слайд

Хәтерләүдән курыкма син!

Үткәнеңне онытма син!

Бел син ерак бабаларың

Ничек итеп көн иткәнен,

Ни иккәнен, ни чәчкәнен,

Нинди уйлар, нинди моңнар

Безгә калдырып киткәнен.

Исеңдә тот, аларның син

Сугышларда кан түккәнен,

Туган җирнең иреге өчен

Зинданнарда интеккәнен...

(2 сайд) Табигать күренеше. Экранда сүзләр:ТУГАН ҖИР, ТУГАН ТУФРАК/ТУГАН НИГЕЗ, ГАИЛӘ, НӘСЕЛДӘШ ТУГАННАР. Илкәем -үз җиркәем!

Туган җир, туган туфрак, туган нигез... Бу тирән мәгънәле төшенчәләр Һәркем өчен изге,  кадерле нәрсәләрне аңлата. Кеше кайда гына булмасын, нинди генә урыннарны күреп сокланмасын, аның күңелен Һәрвакыт газиз җире, туган нигезе үзенә тарта. Биредә аның әти-әнисе гомер итә, нәселдәш туганнары яши, ерак бабаларының каберләре, аларның истәлекләре саклана. Борынгыдан татар халкында җиде буын бабаңны белү гаиләгә, туганнарга, нәселгә, ихтирам буларак каралган.

Сез үзегезнең әби-бабаларыгыз, аларның әти-әниләре турында нәрсәләр беләсез? (Җавап)

Кешенең нәсел тарихы ничек дип атала! {Шәжәрә)

(3 слайд. Казанда Г.Тукай һәйкәле)

Күп кенә бөек кешеләрнең шәҗәрәләре безнең өчен аеруча кызыклы. Быелгы ел республикада "Әдәбият һәм сәнгать" елы булуы барыбызга да билгеле. Бу очраклы түгел. Чөнки татар халкының күренекле шәхес­ләре- милләтебез асылташларының юбилейлары зурлап билгеләп үтелде. Хәзер сезгә тәкъдим ителгән кроссвордны чишеп, шул шәхес­ләрнең берсенә тукталырбыз. Укучылар белән тактага эленгән кроссвордны чишәбез.

Вертикаль буенча исемне табабыз.

-Узган ел башкаласының 1000 еллыгын билгеләп үткән республика.

(Татарстан)

-Борынгы экспонатлар саклана торган урын. (Музей)

-Татарстан президенты туган район. (Актаныш)

-Татар эстрадасының иң популяр җырчысы (Салават)

-Манарасында бар ярым...(Ай)

Әйе, укучылар,бу сез белгән "Су анасы", "Шүрәле", "Кәҗә белән сарык"

әкиятләренең авторы- татар халкының бөек шагыйре Г. Тукай.

-    Сез аның тагын нинди әсәрләрен беләсез?

-    Әйтегез әле,без быел аның ничә еллыгын билгеләп үттек? Слайд 4 (Г. Тукай шәҗәрәсе) экранда- парталарда

Шәҗәрә әти ягыннан яки әни ягыннан булырга мөмкин. Сезгә тәкъдим ителгәне Г. Тукайның әтисе ягыннын төзелгән шәҗәрәсе. Әйтегез әле, монда Тукайның нинди бабалары күрсәтелгән! Без моны агачның юан кәүсәсе буенча таба алабыз. Иң беренчесе Туктулы исемле булган, аннан соң Мортаза ... Агачның Мөхәммәтгалим ботагы буенча барсак, без Җәүдәт дигән исемгә барып җитәбез. Сез беләсезме, мин Җәүдәт абый белән якыннан таныш. Ул Тукаевлар нәселен дәвам итүче, хәзерге көндә Әтнә районы Олы Әтнә авылында яшәүче, ветеран укытучы Нуриев Җәүдәт Һашим улы.

Җәүдәт абый шундый күренекле нәселдән булуы белән бик горурлана. Сезне аның белән таныштырырга телим.

Видеосюжет.(Нуриев Җ.Һ. турында)

-   Әтнә төбәге белән Г. Тукай бик нык бәйләнгән.

-    Г. Тукайның туган авылының исемен кем белә?

-    Кушлавыч Татарстанның кайсы районына керә?

-    Тукай туган вакытта бу авыл Казан губернасы, Казан өязе, Әтнә волостена кергән. Тукайның туган ягы, туган бишеге безнең Әтнә төбәге.

(Слайд 5 Әтнә районы. Олы Әтнә авылының үзәге)

Тукай Җаектан кайткач, 1907 нче елның октябрь аенда, солдатка каралу өчен, Әтнә волостена килә. Беренче көнне комиссиягә күренә алмагач, ул Олы Мәңгәр авылында яшәүче Габделвәли абый өенә төшә. Үзенең чираты җиткәнен көтеп, ул 5-6 көн Олы Мәңгәрдә яши.

"Мәчет тыкрыгын борылгач та,

 Габделвәли йортын узганда.

Уйга калып Тукай тора кебек,

Күңелем сизә шулай Һаман да".- дип язган иде Олы Мәңгәр авылыннан

 Вилдан Мәхмүт.

Солдатка каралырга килгәннәр барысы да комиссиянең карарын көтә.Тукай сәламәтлеге буенча солдат хезмәтенә яраксыз дип табыла. Ул үзенең әтисенең сабакташы булган, Бәрәскә авылында торган, Нигъмәтҗан абзыйларга кунакка килә. Монда аның үз әтисен белгән, Аның белән озак вакыт мәдрәсәдә яшәгән абзыйны күрү Тукай өчен зур бәхет булгандыр. Бәрәскә авылыннан шагыйрьне Каенсар авылына илтеп куялар. Г. Тукай кайда гына яшәсә дә, Каенсар авылын беркайчан да онытмаган. Чөнки бу авылда яраткан апасы Саҗидә, Әхмәтсафа җизнәсе, аларның балалары яшәгән. "...Күңелем аны уйлый башлады исә, хәзер күңелемә ап ак саф бер фәрештә күренә"-дип яза Г. Тукай үзенең яраткан апасы турында. Каенсарда булган вакытта Тукай яшьлек дуслары яшәгән Түбән Көек авылына да барып килә. Каенсардан җибәрелгән сәламнәрне, күчтәнәчләрне тапшыра.

1911-1912 еллар тирәсендә Каенсарга кайткач, Габдулла Күлле Кимедә булган "Чәршәмбе" базарына менеп, юл уңаенда Габдрахман хәзрәткә дә кереп чыккан.

Күреп торасыз, Әтнә районы, аның авыллары Тукай эзләрен саклый.

Өстәп тагын шуны әйтәсем килә, безнең якның агачны сәнгатьле эшкәртүче осталары Тукай иҗатын төрлечә чагылдыралар. ( слайд 6. Күңгәр авылыннан Хәкимҗанов Мәхмүт абыйның Тугай әсәрләре персонажларын агачтан ясаган сыннары.) Әтнә районы Күңгәр авылында яшәүче үзешчән оста - Хәкимҗанов Мәхмүтнең дә иҗади эшләре Тукай әкиятләренең персонажларын сурәтләүгә багышланган, бәлки бу очраклы да түгелдер. Чөнки Мәхмүт абыйның әтисе ягыннан нәсел җебе шагыйрьнең туган авылы Кушлавычка барып тоташа. Мәхмүт мәктәп баласы чакта әтисе Кушлавычта колхоз рәисе булып эшләгән. Алар яшәп киткән йорт янәшәсендә хәзер Тукай музее.

Мәхмүт абый үзенең шигъри күңел дөньясын, туган ягын, ватанын яратуын әнә шул сыннар, бизәкләр телендә сөйли. Матурлыкны күрә, үз куллары белән ясый һәм бүтәннәргә дә күрсәтә.

Укучылар, Тукай шәҗәрәсе белән танышу сезгә кызыклы бул­гандыр. Әмма Һәр кеше беренче чиратта үз шәҗәрәсен белергә тиеш.

Шәҗәрә төзү өчен нәрсәләр белергә кирәк? (Җавап: Үзебезнең туганнарны һәм ата-бабаларны.)

Димәк, шәҗәрәнең төп чыганагы - гаилә, әти-әниләр, әби-бабайлар. Без хәзер сезнең белән нәсел агачының, ягъни шәҗәрәнең иң гади бер өлешен төзергә тырышырбыз.(Т. Биктимированың "Минем шәҗәрәм"15 бит. )

(слайд 7. Туган як күренеше.)

Туган-тумачаңны, нәсел-нәсәбеңне белмичә, туган җиреңнең, туган илеңнең үткәнен, туган халкыңның тарихын белеп булмый. Шәҗә­рәләр безгә халкыбызның үткән юлын, чал тарихын сөйли. Шәҗәрә­не, ягъни нәсел агачыңны белү, эзләү - сезнең дә игелекле бер эшегез булыр.

Әйдәгез бүгенге тәрбия чарасында каралган сорауларны тагын бер тапкыр күздән кичереп чыгыйк. Моның өчен "крестиклар ноликлар" дигән уенны уйнап алабыз

1)  Нәрсә ул шәҗәрә?

2)  Г. Тукайның әнисенең исеме.

3)  Г. Тукайның әтисенең исеме.

4)  Тукай белән бәйле булган Әтнә районының нинди авылларын белдегез?

5)  1907 елда Тукай ни сәбәпле Әтнәгә кайта?

6)  Г. Тукай үзе турында язган истәлекләрнең исеме.

7)   "Шүрәле"әкиятендә урманга утын кисәргә килгән егетнең исеме ничек?

8)   "Һич сине куркытмасыннар шүрәле җен һәм убыр-барчасы юк сүз,аларның булганы юктыр гөмер. "Бу юллар Тукайның нинди шигыреннән алынган?

9)  "Бу авыл минем дөньяга иң элек күзем ачылган урын"дип яза Тукай. Бу кайсы авыл?«Туган тел" шигырендәге юллар беркайчан да йөрәкләрдән юылмаячак. Халкыбыз аны көйгә салган, "Туган тел",- ул безнең өчен милләт гимны да, бишек җыры да, телебез ачылганда ятлаган беренче шигыребез дә..."       (М. Шәймиев)

(слайд 8)   Син күрмәгән яңа буын килде

 Котлап бүген туган көнеңне,

 Киләчәккә барыр улларыңнан

 Ишетәсең "Туган телеңне".

Әйдәгез М. Шәимиев әйткәнчә милләт гимны - Туган телне бергәләп башкарыйк. "Туган тел" җыры.