Иске Мәңгәр авылы турында

Яши, үсә, яңара

Үзөк авыллардан саналмаса да, Иске Мәңгөр авылы туган ягыбыз тарихында аерым бер урын алып тора.

Безнең якларда гына түгел, Татарстанның дистәгә якын авылларына нигез салган данлыклы меңнәр кабиләсе башлангычы буларак кына түгел, бүгенге көндә Россиякүләм күренекле шәхесләр биргән авыл буларак та күпләргә таныш ул.

Эшчән, тырыш халык яши биредә. Күпләп мал асрыйлар, умарта тоталар. Бәйрәмнәрне дә матур итеп, күмәк рәвештә үткәрәләр. Авылда бүгенге көндә 67 хуҗалык булып, аларда 225 ләп кеше яши. Күп кенә гаиләләрдә берничә буын бергәләп тату гына гомер кичерә. Өлкәннәр оныкларын үстерешә, яшьләргә терәк булып тора.

 Күренекле галим, меңләгән авыл исемнәренең тарихын өйрәнгән Фирдәүс апа Гарипова бер очрашу вакытында :» Авылга килеп керүгә, иң беренче зиратына күз салам. Зират торышыннан биредә нинди кешеләр яшәвен шунда ук аңлап була», – дигән иде. Иске Мәңгәр авылының зиратын күргәч, биредә иманлы, үткәннәренә игътибарлы, киләчәгенә ышаныч белән караучы кешеләр яшәвенә тагын бер кат инанасың. Зират тирәсе чистартылган, әйләнәсенә тимер койма корылган. Авыл башыннан асфальт юл сузылган. Йорт җирләр төзек, каралган. Авылда берничә ел элек фельдшерлык акушерлык пункты ачылды. Өлкәннәр өчен билгеле, бик уңай бу. Яшьләр өчен иске булса да, клуб бар. Биредә еш кына кызыклы чаралар оештырыла, авыл халкы өчен концерт программалары күрсәтелә. Кайчандыр биредә балалар бакчасы, башлангыч мәктәп тә эшләп килгән. Әмма оптимальләштерү нәтиҗәсе буларак, алар ябылган. Биналары гына моңсуланып утыра. Нәниләрне күрше Олы Мәңгәр авылы балалар бакчасына, шулай ук Олы Әтнәгә йөртәләр. Укучы балалар Олы Мәңгәргә менеп белем алалар.

 Авыл күрке – Иске Мәңгәр уртасында балкып утырган мәчет бинасы әллә кайдан үзенә тартып тора. Заман таләпләренә туры китереп төзелгән бинаның тәрәзәләренә кадәр яңа төр материаллардан эшләнгән. Быел җәй бирегә килүчеләр өчен тагын да уңайлырак шартлар тудырылган – кызыл кирпечтән янкорма төзеп куйганнар. Авыл мулласы Мөхәммәтгали абый Сәфәргалиев дин йортының көннән көн матурлануына куануын яшерми.

 – Безнең мәчет 2005 елда ачылды. Аны төзүдә якташларыбыз ярдәме бик зур булды. Иң беренче чиратта Рөстәм Ибраһимов, Фәрит Вафин, Мөдәрис Шиһабетдиновның зур тырышлыгы керде. Мәчеткә йөрүчеләребез дә бар, Аллага шөкер.Җомга намазларына 9 – 10 кешеләп булабыз, – ди ул.

 Авыл халкы үзе дә бик бердәм. Изге Рамазан көннәрендә күмәкләшеп ифтар ашы уздырдылар. Кафия апа Вәлиева, Найлә апа Исмәгыйлева,Резеда апа Вафина, абыстайлар Гөлшат апа Мәхмүтова, Саймә апа Камалова, алда әйтеп узган Мөхәммәтгали абый Сәфәргалиев һәм мәчет картлары башлангычы белән оештырылган әлеге мәҗлескә күрше Олы Мәңгәр, Бәхтияр авылы имам – абыстайлары да чакырулы иде. Күмәк хуҗалык һәм авыл җирлеге җитәкчелеге дә биредә иде. Мул табыннар артында вәгазьләр әйтеп, Корьән сүрәләре укылды.

Әнә шулай яшәп ята Иске Мәңгәр. Авылдашлар үзләре дә, биредә туып үсеп, читтә гомер итүчеләре дә туган авыллары язмышына битараф түгел. Кулларыннан килгәнчә ярдәм итәргә һәрчак әзер торалар. Шулай булгач авылның киләчәгенә дә өметләр зурдан.